16+

Бүген Россиядә СОVID-19тан үлемнәр буенча рекорд теркәлгән

Илдә тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән. Дәүләт Думасында моны вакцинация темплары нәтиҗәсе дип саныйлар.

Илдә тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән. Дәүләт Думасында моны вакцинация темплары нәтиҗәсе дип саныйлар.

Россиядә тәүлеккә коронавирустан үлүләр саны буенча яңа антирекорд теркәлгән - 780 пациент үлгән. Бу хакта COVID-19 белән көрәш буенча оператив штаб сайты хәбәр итә. Алдагы антирекорд 10 июльдә булды - 752 пациент үлде.

Шул рәвешле ил Францияне узып китеп, дөньяда күрсәткеч буенча дүртенче урынга чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости. Бу уңайдан Дәүләт Думасында фикер алышу булган. "Вакцинациядән мондый темп булгач, башканы көтәсе юк. Ярый әле без беренче урында түгел, - диде Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Татьяна Соломатина. - Әйе, без кешеләргә вакцина ясыйбыз, әмма вакцинация темплары беркемне дә канәгатьләндерми инде. Авыручылар саны арта бара һәм медицина хезмәткәрләре инде моны туктата алмыйлар, чөнки ковидлы пациентлар саны арта".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading