16+

Бүген Татарстанда һава +32 градуска кадәр җылыначак

Атна ахырына кадәр Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. Атна ахырына кадәр республикада коры һава торышы саклана. Уртача тәүлеклек һава температурасы 5-7 градустан артып китә.

Атна ахырына кадәр Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. Атна ахырына кадәр республикада коры һава торышы саклана. Уртача тәүлеклек һава температурасы 5-7 градустан артып китә.

Бүген төнлә Казанда һава +18 градуска кадәр җылыначак, җил төньяк-көнчыгыштан. 23 нче августта көндез Татарстан Республикасы башкаласында аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Һаваның максималь температурасы +32 градус тәшкил итәчәк. 

Гомумән алганда, 23-25 нче августта Татарстанда һава температурасы төнлә +10 нан +15 градуска кадәр, көндез һава 33 градуска кадәр җылыначак. 26-27 нче августта республиканың аерым районнарында, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

29 нчы августка кадәр Татарстанда урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading