16+

Бүген юристлар бушлай җавап бирә

Бүген Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне. Шул уңайдан, Татарстан халкына хокукый сораулар буенча консультация бирелә.

Бүген Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне. Шул уңайдан, Татарстан халкына хокукый сораулар буенча консультация бирелә.

Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, Татарстан Җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсе, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) иҗтимагый кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмәдәге халыкка бушлай юридик күрсәтү үзәкләре - барлыгы 57 пунктта эш көне дәвамында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Казанда 9.00дән 17.00гә, башка район һәм шәһәрләрдә 8.00дән алып 16.00гә кадәр юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тулырак мәгълүматны (843) 223-07-83 телефонына шалтыратып белергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading