16+

Бүгеннән Самосыр чүплегенә юл ябык

Суд карары нигезендә 5 июльдән Самосыр чүплегенә көнкүреш-калдыкларын түгү, анда керү тыела. Казан мэриясендә узган матбугат конференциясендә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, Самосыр чүплегендә бүген 9 миллион куб метр көнкүреш калдыгы җыелган.

Бүгеннән Самосыр чүплегенә юл ябык

Суд карары нигезендә 5 июльдән Самосыр чүплегенә көнкүреш-калдыкларын түгү, анда керү тыела. Казан мэриясендә узган матбугат конференциясендә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, Самосыр чүплегендә бүген 9 миллион куб метр көнкүреш калдыгы җыелган.

Ел саен полигонга 1 мең куб метр чүп-чар түгелә торган булган. Нәтиҗәдә, чүплекнең биеклеге 20 метрга җиткән. Самосыр чүплеге урнашкан 18,9 гектар җир 2008 елга кадәр Биектау җирлегенә кергән. Аннары Казанның Совет районы карамагына күчкән. Муниципалитет ярдәме белән биредә полигон эшчәнлеге өчен кирәк-яраклар, юллар салынган. 2002 елдан бирле әлеге полигоннан "Казан экология комплексы" ябык акционерлык җәмгыте файдаланган.
Тик җирләр Казан карамагына күчкәч, әлеге компания белән шәһәр хакимияте арасында полигонга чүп түгү турында килешү төзелмәгән. Шуңа да карамастан, «Казан экология комплексы» Самосыр чүплегенә чүп түгүне дәвам иткән. 2009 елдан бирле бу мәсьәлә буенча берничә суд утырышы булган. Җиде карар шәһәр муниципалитеты файдасына хәл ителгән. Дөрес, хәл ителеп бетмәгәннәре дә бар. Законсыз чүп түгү белән шөгыльләнгән җәмгыять җитмәсә, полигонның икенче картасын да рөхсәтсез, үз белдеклеге белән төзеткән.
Әлеге чүплек урнашкан җир участоклары, андагы төзелешләр барысы да Казан шәһәре хакимияте карамагында дип танылды. Без "Казан экология комплексы" җәмгыте бу җир кишәрлеген бушатырга тиеш дип саныйбыз. Аларга 29 июньгә кадәр Самосыр чүплегеннән китәргә вакыт бирелгән иде. Әмма, килешүне үтәмәделәр. Хәзер суд карары нигезендә 5 июльдән полигонга техниканы кертмәячәкбез. Ике атна дәвамында чүп ташучыларны кисәттек. Алар көненә 130лап рейс ясыйлар. Компания җитәкчелегенә дә бу хакта хат, кисәтү юлладык, - ди Искәндәр Гыйниятуллин.
Хәзер чүпне бары Казанда законлы төстә эшли торган полигоннарга гына түгеп булачак. Аларның берсе нәкъ менә Самосыр чүплегеннән ерак түгел урнашкан - «Восточный» полигоны. Ел азагына кадәр Самосыр чүплегендә рекультивация эшләре башкарылып, полигон урынында куаклар һәм агачлар утыртылган калкулык барлыкка килергә тиеш, - дип ышандыра җитәкчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading