Күренекле композитор Сара Садыйкова җырларыннан торган «Бибисара моңнары» дигән китап Зур концертлар залында тәкъдим ителде.
Кичәне композиторның кызы Әлфия Айдарская оештырды һәм алып барды. тамашачыга ул әлеге җыентыкның эшмәкәр Илнар Җамалиев тырышлыгы белән дөнья күрүен җиткерде. Илнар әфәнде - сәнгатьне яратучы, рухи яктан да бай булган ир-егетләрнең берсе.
- Сара апа Садыйкова - татар халкының зур байлыгы ул. Әлфия ханым үзенең ярты гомерен Сара апа иҗатын барлауга багышлады, - диде ул.
Мәскәүдән килгән «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Зәмзәмия Сәхабетдинова Әлфия Айдарскаяга Татарстанның Мәскәүдәге илчесе, Премьер-министр урынбасары Равил Әхмәтшин исеменнән «Җәлилнең 110 еллыгына багышланган истәлек медале»н тапшырды.
Китапка кергән җырларны Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхабиева, Георгий Ибушев, шулай ук Айдар Габдинов, Фәнис Мохтаров кебек урта һәм яшь буын җырчылар башкарды. Җырларның кайберләре әлеге кичәдә беренче мәртәбә яңгырады. Кичәгә Актаныш районы вәкилләре дә килүе очраклы түгел. Заманында Сара апа Сөн буйларына кайтып, җырлар иҗат иткән һәм ялларын үткәрергә яраткан. Кичәдә җырларның авторлары - шагыйрьләр дә чакырулы иде. Әлфия Айдарская сәхнәгә күтәрелгән һәркемгә җыентыкларны бүләк итте.
- Әни үзенең бәхетле чорын язучылар, шагыйрьләр арасында үткәрде, гомеренең соңгы көннәренә кадәр алар белән иҗади дуслыкта яшәде, - диде Әлфия ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бу китапны кайдан алдырырга мөмкин булыр иде икән?Башкортостан-Рафаил
0
0