16+

Биектауда игълан ителгән карантин бетерелде

Декабрь ахырында Биектауда хайваннарның котыру авыруы аркасында кертелгән карантин бетерелә.

Декабрь ахырында Биектауда хайваннарның котыру авыруы аркасында кертелгән карантин бетерелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хактагы Указга кул куйды. Документ нигезендә карантин түбәндәге территорияләрдә гамәлдән чыгарыла:
 
Татарстанның Биектау районы Биектау станциясенең ж/д бистәсе территориясендә; 

Биектау авылының Таһир Биккинеев урамы территориясендә; 

Актаныш районының Иске Әлем авылы янында эре мөгезле терлекләр тоту өчен “Башак” ҖЧҖ территориясендә. 

Элек бу урыннарда йорт хайваннарын сату, аларны торак пункттан читкә чыгару, кыргый хайваннарны аулау, шулай ук пастеризацияләмичә клиник сәламәт терлекләр сөтен сату һәм ризыкка куллану тыелган иде. Шулай ук аларның йоннарын һәм тиресен авыл читенә чыгару тыела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading