16+

"Бигеш" аэропортын шартлатырга җыенучы кулга алынган

11 август көнне 3:20дә бер ир-ат, 112 телефонына шалтыратып, "Бигеш" аэропортын шартлатырга җыенуы турында хәбәр итә.

11 август көнне 3:20дә бер ир-ат, 112 телефонына шалтыратып, "Бигеш" аэропортын шартлатырга җыенуы турында хәбәр итә.

Кайнар эз буенча полиция хезмәткәрләре 34 яшьлек ир-атны кулга алган. Тикшерү барышында ир кешенең Чаллының Яңа шәһәрендәге 17нче комплекста яшәве, "Бигеш"  аэропортында урам себерүче булып эшләве ачыкланган.

Ялган хәбәр белән шалтыратырга аны нәрсә мәҗбүр иткәнлеге мәгълүм түгел, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, дип яза chelny-izvest.ru .

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading