16+

"Бик тапкыр" ир фамилиясен 11 тапкыр алыштырган

Пермьдә яшәүче ир суд приставларыннан качу өчен фамилиясен 11 тапкыр үзгәрткән.

Пермьдә яшәүче ир суд приставларыннан качу өчен фамилиясен 11 тапкыр үзгәрткән.

50 яшьлек гражданин паспорт алыштырган саен СНИЛС, ИНН һәм пропискасын да алыштырган. Бу хакта 59.RU хәбәр итте.

Ул ике тапкыр Михайлов, Смирнов, Щербаков булса, берәр тапкыр Бузорин, Тито һәм Транмп булган. Әллә кызык итеп, әллә чиксез хөрмәт йөзеннән ул АКШ президенты фамилиясен алган - Трамп булып йөргән.

Әлеге адымга барырга ирне 4 миллионга җыелган бурычлары мәҗбүр иткән. Арбитраж суды мәгълүматлары буенча, ирнең өч ел буенча уртача айлык кереме 54 мең тирәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading