Минхалит Гыйльмановка 60 яшь иде.
Көрәш җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә – 13 ноябрьдә 60 яшендә билбау көрәше буенча Татарстан җыелма командасының баш тренеры Минхалит Гыйльманов вафат булды.
Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.
Минхалит Гыйльманов – СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре. Гомеренең күп өлешен физик культура-спорт, тренерлык эшчәнлеге һәм спортчылар тәрбияләү өлкәсендәге эшкә багышлады. 2005 елдан билбау көрәше буенча Татарстан җыелма командасының баш тренеры вазифасын башкарды.
“ШК” Минхалит Гыйльмановның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар