16+

Билет хәстәрен күрә башла

Казанда 2017 елның 17 июненнән 2 июльгә кадәр ФИФА конфедерация кубогы узачак.

Казанда 2017 елның 17 июненнән 2 июльгә кадәр ФИФА конфедерация кубогы узачак.

Visa картасына ия булган кешеләргә 8 ноябрьдән ФИФА рәсми сайтында алдан билетлар сату башлана. Бу чара 17 ноябрьгә кадәр гамәлдә. Борчылырга урын юк, Конфедерация кубогы уеннарына билетлар 1 декабрьдән сатуга чыгачак.

Теннис академиясендә 26 ноябрьдә Конфедерация кубогына жирәбә салыначак. Чит илләрдән 700 кунак килер дип көтелә. Шунлыктан, бу көнне Теннис академиясе тирәсендәге урамнарда юл хәрәкәте чикләнәчәк.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров 14 ноябрьдән Казан футбол темасына бизәлә башлаячак дип хәбәр итте. Казанга аэропорт тарафыннан кергән якта, шулай ук Оренбург трактында кече архитектура сыннары урнаштырылачак.

Конфедерация кубогында футбол буенча чемпион булган Германия, континет чемпионнары - Австралия, Чили, Мексика, Португалия, Яңа Зеландия командалары һәм чемпионатны кабул итүче ил сыйфатында Россия җыелма командасы катнаша. Африка вәкиле (футбол командасы) 2017 елның февралендә билгеле булачак.

-Турнирда катнашачак чемпионнар уенын карарга кешеләр океаннар аша килә. Бу супербәйрәм, суперфутбол булачак,- дип, мэр Илсур Метшин казанлыларны Конфедерация кубогы футбол матчларына билетлар алырга чакырды. Конфедерация кубогы Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында оештырыла. Футбол чемпионатының кайбер уеннары Казанда да үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading