16+

Әбиләр чуагы кайчан булачак һәм күпме дәвам итәчәк?

Сентябрь ае Казанда метеорологлар фаразлаганнан салкынрак булачак.

Сентябрь ае Казанда метеорологлар фаразлаганнан салкынрак булачак.

Сентябрь ае Казанда кинәт суыту белән башланып китте, әмма җылылык шәһәргә әбиләр чуагы белән әйләнеп кайтачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Әбиләр чуагы гадәттә ай уртасында була, һәм моның өчен шартлар тудырыла. Ул салкыннар, яңгырлар һәм уңайсыз һава торышыннан соң килә. Бу коры, җылы вакыт бер-ике көннән бер айга кадәр дәвам итә ала. Уртача алганда, әбиләр чуагы бездә бер атна дәвам итә», – диде ул.

Переведенцев сүзләренчә, сентябрь ае Казанда метеорологлар фаразлаганнан салкынрак булачак. Күпьеллык күзәтүләр буенча, Татарстан башкаласында көзнең беренче аенда уртача айлык температура 12 градус тирәсе булырга тиеш, ә явым-төшем күләме –  50 мм. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең үзгәрешләр кертелгән фаразларында сентябрьдә шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан түбән булачак. Айның беренче декадасы ук салкынча булыр дип көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading