16+

Әбиләрендә булган сабыйларының туган көненә барганда ирле-хатынлы авариядә үлгән

Коточкыч фаҗигадә һәлак булган ир белән хатынның шәхесләре ачыкланды.

Коточкыч фаҗигадә һәлак булган ир белән хатынның шәхесләре ачыкланды.

Туймазы районында ирле-хатынлы Миләүшә белән Руслан фаҗига буласы иртәдә Ишембайга кызлары янына китеп барган. Биш яшьлек сабый Миләүшәнең әти-әнисендә кунакта булган. Һәм бу көнне иртәдән аларны көткән. Тик аларга барып җитү язмаган, дип яза “Кызыл таң”.

- Руслан белән авария булуына без ышанмыйбыз... Бу аңлашылмый... Ул - бик яхшы машина йөртүче, күп еллар ерак араларга йөрде... Аның икенче йорты юл һәм руль иде... Ә монда шундый авария, - дип сөйләгән аларның якыннары Эльвина.
Руслан һәм Миләүшә 16 ел бергә гомер кичергәннәр, бер кыз үстергәннәр. Ир соңгы 8-9 елда теш технигы булып эшләгән, шәһәрдә аны барысы да белә һәм хөрмәт итә.

Миләүшәне Дәүләкәндә җирләгәннәр. Руслан тумышы белән Дагыстаннан, аның гәүдәсен туган якларына алып китәчәкләр.
Руслан һәм Миләүшәнең кызларына алты яшь тулган.
Икенче машина йөртүче дәваханәдә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул исерек булган.

Фото: http://bashinform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading