16+

Әбиләргә һәм бабайларга - «декрет акчасы»

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әбиләргә һәм бабайларга «декрет акчасы» түләү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әбиләргә һәм бабайларга «декрет акчасы» түләү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар.

Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков җиткергән. Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова «Бердәм Россия» съездында балалар тәрбияләргә ярдәм итүче әби-бабайлар өчен «декрет акчасы» түләүне карарга тәкъдим итте. «Бу тәкъдимне әзерләү барышында кайбер нечкәлекләр турында фикер алышачакбыз, мөмкин булу-булмауга караячакбыз», – дигән Котяков журналистларга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading