16+

Әбинең мәетен ике тапкыр җирләгәннәр...

Әбинең мәетен кабердән казып алганнар һәм башка урынга илтеп җирләгәннәр...

Әбинең мәетен кабердән казып алганнар һәм башка урынга илтеп җирләгәннәр...

Ленинград өлкәсенең Пикалево шәһәрендә 69 яшьлек Лидия әбине соңгы өч көндә ике тапкыр җирлиләр. Мәрхүмәнең туганнары сүзләренчә, ритуаль хезмәт вәкилләре мәетләрне буташтырган. Шуннан соң мәетне кабердән казып алырга туры килгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, җеназа 19 декабрьгә билгеләнә, вафат булган хатынның туганнары хушлашырга килә. Ләкин алар әбине танымый.

Ритуаль хезмәт вәкилләре җеназага җыелган кешеләрне ышандыра. Алар мәрхүмәгә махсус грим салуларын, шуңа күрә аны танып булмавын исбатларга маташа. Тик дәлилләр китерә торгач, ритуаль хезмәт вәкилләре хатаны танырга мәҗбүр була.

Соңрак ачыкланганча, Лидия әбинең мәетен башка гаиләгә биргәннәр, алар исә мәрхүмне җирләргә өлгергән.

Шуннан соң әбинең мәетен кабердән казып алганнар һәм башка урынга илтеп җирләгәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading