16+

Биологиядән дә БДИ нәтиҗәләре билгеле

Быелның 14 июнендә узган биология фәне буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

Быелның 14 июнендә узган биология фәне буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

Билгеле булганча, биологиядән БДИны 2693 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган иде. 2 кеше имтиханны җитди сәбәп аркасында тәмамлый алмаган. Уртача балл 56,71 тәшкил иткән. Биология буенча минималь чикне (36) 264 укучы үтә алмаган. Бу – БДИ тапшыручыларның 9,81 проценты дигән сүз.
Биологиядән 100әр балл алучылар да бар. Татарстанның 6 укучысы шундый югары күрсәткечләргә ия булган. Алар арасында  Яр Чаллы шәһәренең 78 нче лицее, 26 нчы гимназиясе, 19 нчы мәктәбе бар. Шулай ук Мөслим гимназиясе, Чирмешән лицее, Казан шәһәре Идел буе районының 139 нчы гимназиясе дә йөзбаллык нәтиҗәгә ирешкән.
Ике укучы тагын йөз балл алып, икейөз балл туплаучылар командасына кушылган. Алар арасында химия һәм биология буенча БДИдан 100әр балл туплаган Чаллы шәһәренең Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицееннан Гөлнара Гәрәева һәм Мөслим гимназиясеннән Шамил Баянов бар.
Биология буенча куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 29, 30 июньдә көннәрендә кабул ителәчәк. 4 июль көнне исә Казан шәһәренең Боевая урамындагы 13 йортта куелган баллар белән килешмәүчеләрнең документларын кабат тикшерәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading