16+

Бирсәләр 5000 сум, алырга ашыкмагыз!

Урамда елап-ялварып сорасалар да, эре акчаларны ваклап бирмәгез. Узган ел республикада ялган акчалар белән эш йөртүнең 222 очрагы булган.

Бирсәләр 5000 сум, алырга ашыкмагыз!

Урамда елап-ялварып сорасалар да, эре акчаларны ваклап бирмәгез. Узган ел республикада ялган акчалар белән эш йөртүнең 222 очрагы булган.

- Ялган 5000 сумлыклар күзәтелә, 2000 сумлыклар да күренгәли. Мондый акчалар касса-тикшерү аппаратлары булмаган кечкенә сәүдә нокталары һәм даруханәләр аша килеп эләгергә мөмкин. Чегәннәр арасыннан да ялган акча таратучылар бар. Әгәр акчага шик туса, кичекмәстән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк,-дип, сак булырга чакырды Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин.

Акча гомер бакый кешеләрне кызыктырган инде ул. Ләкин, никадәр генә зур суммалар белән эш йөртсәң дә, акылны томаландырмавың хәерле. Узган ел  акча үзләштерү фактлары фаш ителеп, ягулык-энергетика тармагында-69, торак-коммуналь хуҗалык тармагында-57 һәм бюджет чыганакларын куллану өлкәсендә 58 җинаять эше тикшерелгән. Законсыз үзләштерелгән акчаларның инде шактый өлеше кире кайтарылган.
-Казандагы эшкуар Раушания Бильгильдеева да үз фирмасы аша 91 кешене алдалап 20 миллион сум акча үзләштергән. Әлегә китергән зыянның 4 миллион сумын гына каплаган,-дип, җавап кайтарды журналистлар соравына полиция полковнигы Илдар Сафиуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы елгаларда биологик чыганакларны сакларга кушкан. Президент күрсәтмәсен үтәү максатында, бу юнәлештәге эшчәнлек көчәйтелгән. Законсыз нигездә балык тоту фактлары буенча 148 җинаять эше кузгатылган.
Ришвәтчелеккә кагылышлы 183 очрак фаш ителгән, инде быел да 95 ришвәтче эләктерелгән. Ришвәт гамәле акчаны алучыга, акча бирүчегә генә түгел, ә шушы эшләрдәге арадашчыга да бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Татарстанда үзебезнекеләр белән беррәттән чит ил гражданнары да “оста ришвәтче”гә әверелгән. Илдар Сафиуллин сөйләгәнчә, Казан федераль университетында Якын Көнчыгыш илләре гражданнары рус теленнән имтихан тапшырмыйча гына укырга керү өчен 500-3000 доллар түләгәннәр. Гыйрак Республикасыннан 25 яшьлек егет 3000 долларга дүрт ватандашын университетка кертергә йөргәндә полиция һәм Казан федераль университетының иминлек хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан фаш ителгән.

- Өлешле торак төзелешен күзәтчелектә тотабыз, - дип, махсус игътибар биреп сөйләде Илдар Сафиуллин.- “Яшьлек” микрорайонында торак сафка бастырырга тиешле төзелеш оешмасы директоры кулга алынды. Ул өлешчеләрнең акчаларын үзләштерүдә гаепләнелә. Физик һәм юридик затлар ике ел дәвамында гомүм исәптә 226 миллион сумга 100дән артык килешү кабул иткән. Тик торак йорт һаман төзелеп бетмәгән.

Татарстанда узган ел комарлы уеннар (азартные игры) үткәрү өчен махсуслаштырылган 52 корылманың эзенә төшелгән. Уен өчен куелган 2543 аппарат-җиһаз тартып алынган. Быелның ике аенда комарлы уеннар оештыру өчен җиһазланган 6 зал ябылган. Казан вертолет заводыннан детальләр урлау белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем тотылган һәм хөкем ителгән.

- Финанс пирамидаларына кагылышлы 18 җинаять эшен тикшерү бара. Хәзер финанс пирамидалары Интернет яссылыгына күченде. Халык финанс пирамидаларына һәм ымсындыргыч кредитларга алданмасын иде, - дип киңәш бирде полиция полковнигы Илдар Сафиуллин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading