16+

Биш укучы кыз дәрес вакытында һуштан язып егылган

Тикшерү комитеты бу хәлне үз контроленә алган.

Тикшерү комитеты бу хәлне үз контроленә алган.

Йошкар-Олада Президент каршындагы милли мәктәп-интернатында үтүче хореография дәресендә 15 - 16 яшьлек биш кыз аңнарын җуеп егылалар. Шуннан соң аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар.

Беренчел версия буенча, яшүсмер кызлар ябыгу өчен махсус диетада утырганнар. Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, булган хәл туклану, ябык бүлмәдә һава җитмәү белән бәйле түгел. Ведомство йогышлы инфекция булуын да кире кага.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы исә өлкән сыйныф укучылары организмында наркотик, исерткеч эчемлекләр һәм дарулар табылмавы турында хәбәр иткән. Шул ук вакытта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Фото: http://pixabay.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading