16+

Биш яшьлек бала суши ашаганнан соң вафат булган

Хәзер әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.

Хәзер әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, фаҗига Чиләбенең Тракторозаводск районында килеп чыккан. Ике балалы яшь гаилә сушига заказ биргән. Әти-әниләре белән беррәттән сабыйлар да әлеге экзотик ризыктан авыз итеп караганнар. Шуннан соң биш яшьлек кызчык кинәт үзен начар хис итә башлый. Ләкин аны коткарып кала алмыйлар. Сабый вафат була.

Россия тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрә.
"Бала үлеме буенча тикшерү үткәрелә, әлегә үлем криминаль характерда дип уйларга нигез юк. Үлем сәбәпләрен билгеләү буенча суд-медицина тикшерүе үткәрелә. Әлегә төгәл диагноз куярга иртә", - дип шәрехләгәннәр Россия тикшерү комитетының тикшерү идарәсендә.

Фото: /pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading