16+

Биткоиннарда акча эшләргә теләгән әлмәтле 450 мең сумын югалткан

Узган елның декабрендә Әлмәт кешесе криптовалюта сайтында теркәлә һәм аңа таныш түгел кеше шалтыратып, биткоиннарда һәм кыймәтле кәгазьләр биржасында акча эшләргә тәкъдим итә.

Узган елның декабрендә Әлмәт кешесе криптовалюта сайтында теркәлә һәм аңа таныш түгел кеше шалтыратып, биткоиннарда һәм кыймәтле кәгазьләр биржасында акча эшләргә тәкъдим итә.

Ул күрсәткән сылтама буенча үтеп, әлеге ир-ат сайтта үзенең карта номерын яза һәм аннан 4 мең сум акча алына. Аферист аны хәзер криптовалюта платформасын һәм керемен күзәтеп бара алачак дип ышандыра. Берничә көннән аның ризалыгы белән картадан тагын 80 мең сум акча алына һәм әлеге ир-атның кереме 350 меңне тәшкил итә дип хәбәр итәләр. Мошенниклар бу сумманы салым түләмичә алу өчен шуның хәтле үк акча күчерергә кирәк дип ышандыралар. Әлмәт кешесе 350 меңне аларга күчерә. Нәтиҗәдә аның картасыннан тагын берничә дистә мең акча алына, шуннан соң гына беркатлы ир-ат үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 

Фото: politeka.net

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading