16+

Битлегең кая, пассажир?!

23 декабрьдә Казанда җәмәгать транспортында 500гә якын битлексез пассажир ачыкланган.

23 декабрьдә Казанда җәмәгать транспортында 500гә якын битлексез пассажир ачыкланган.

Рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.

Рейд барышында шәхси саклану чараларыннан башка йөргән 497 пассажир ачыкланды. Кисәтүдән соң барлык пассажирлар да битлекләрен киде.

Тикшерү 19 контроль ноктада узды. Исегезгә төшерәбез, бер ай элек шәһәрнең җәмәгать транспортында 977 битлексез пассажир ачыкланган иде.

Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Битлегең КАЙДА, пассажир? дип язсагыз, дөресрәк буладыр. Пассажир, где маска? дип сорарга теләгәнсездер бит? Кая - куда, кайда - где.

    Мөһим

    loading