16+

Битлекне салырга ашыкмагыз!

Биш көн эчендә Казанның җәмәгать транспортында 2415 битлексез пассажир ачыкланган, дип яза Казан мэриясе.

Биш көн эчендә Казанның җәмәгать транспортында 2415 битлексез пассажир ачыкланган, дип яза Казан мэриясе.

Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган. Кисәтү ясаганнан соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.

15 феральдән 19 февральгә кадәр барлыгы 3234 күчмә состав берәмлеге тикшерелгән. Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре тикшерүне «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре белән берлектә 91 контроль ноктада уздырган.

Профилактик рейдлар дәвам итә, дип билгеләп үтелә Казанның транспорт сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading