Узган ялда Арча районы Яңа Кенәр чатында ашыгыч ярдәм машинасы белән “ВАЗ-2114” җиңел автомобиле бәрелеште.
Ашыгыч ярдәм машинасының Балтачтан алты айлык баланы Казанга алып барышы булган. Мигалкасын җибәргән, ә сиренаны тоташтырмаган. Светофорның кызыл утына кергән. “Бу очракта транспорт белән идарә итүче беренче чиратта куркыныч янамавына инанырга, аннан гына юлны дәвам итәргә тиеш”, – дип аңлаттылар ЮХИДИ хезмәткәрләре. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче тән җәрәхәте алган. Ул Арча үзәк хастаханәсенә озатылган. Бәхеткә, балага зыян килмәгән, ул люлькада булган.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru
Комментарийлар