16+

Бәхәсләшеп 40 метрлы биеклектән сикергән

Төркиядә ял итүче россияле бәхәскә кереп, 40 метрлы кыядан диңгезгә сикерә һәм һәлак була.

Төркиядә ял итүче россияле бәхәскә кереп, 40 метрлы кыядан диңгезгә сикерә һәм һәлак була.

Егетнең шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Төркиядә югары биеклектән суга сикерү нәтиҗәсендә россияле җан биргән. Яшүсмер дуслары белән бәхәсләшкән һәм 40-метрлы кыядан сикергән, дип хәбәр итә Sabah агентлыгы. Әлеге фаҗиганы видеога төшереп алганнар.

Һәлакәт Анталья яры буенда була. Егет йөгереп килеп диңгезгә сикерә, ләкин бәрелү көче югары булганга, ул аңын югалта. Моны күреп, аның артыннан шунда ук җирле кеше ярдәмгә сикергән, ул яшүсмерне судан чыгарып, аңа йөрәк массажын ясаган. Соңрак катерда егетне пристаньга китергәннәр, ләкин аны коткарып кала алмаганнар. Әлегә россияленең шәхесе ачыкланмаган, аңа якынча 18 яшь. Егетнең гәүдәсе моргка китерелгән. Билгеләп үтелгәнчә, моңарчы егет 90 метрлы биеклектән суга сикергән булган инде, дип яза Life.ru басмасы. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading