16+

Блогер кырык көн ач торганнан соң үлеп киткән

Аңа кадәр ул, тәнемдәге һәр күзәнәк яңарды, дип хәбәр иткән була.

Блогер кырык көн ач торганнан соң үлеп киткән

Аңа кадәр ул, тәнемдәге һәр күзәнәк яңарды, дип хәбәр иткән була.

Виталий Выграновский дигән блогер YouTube каналында кырык көн су эчмичә һәм ашамыйча торачагын әйткән булган. Беренче экспериментны ул Мәскәүдә башлаган. Унынчы көнгә “шәһәр атмосферасы ачуын китергәч”, Абхазиягә китеп бара һәм ач торуын дәвам итә. Егерменче көнгә “тулысынча чистарындым, паразитлар киттеләр, ашауга тартылу юк, тәнемдәге һәр күзәнәк яңарды” дип хәбәр итә блогер.

Ябыгуын һәм физик активлык өчен хәле булмавын да әйтә. Әмма экспериментын дәвам итәргә була. Соңрак исә Выграновскийның танышлары социаль челтәрләрдә аның “коры ачлыктан чыкканда” үлүен язалар. Блогерның нәрсәдән үлүе әлегә төгәл билгеле түгел.

Фото: https://www.instagram.com/____vitaliy185____/

һәм https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X