16+

"Боинг-737” очкычында һәлак булганнарның һәрберсен исемләп искә алдылар

Матәм митингында Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, өч ел элек фаҗигада һәлак булган кешеләрнең туганнары, якыннары катнашты.

"Боинг-737” очкычында һәлак булганнарның һәрберсен исемләп искә алдылар

Матәм митингында Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, өч ел элек фаҗигада һәлак булган кешеләрнең туганнары, якыннары катнашты.

Бүген "Казан" Халыкара аэропортында матәм митингы узды. Моннан өч ел элек "Боинг-737" очкычы фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алдылар.

Митингта самолет белән бәйле фаҗигадә һәлак булган корбаннарның туганнары, якыннары катнашты. Шулай ук Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килгәннәр иде. Әлеге фаҗигадә 50 кешенең гомере өзелде. Аларның һәрберсен исемләп искә алдылар һәм бер минут тынлык игълан ителде. Митингка җыелучылар аэропорттагы мемориаль комплекска чәчәкләр куйды.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading