16+

Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турындагы иң яхшы шигырь һәм рәсемнәргә бәйге игълан ителде

Мәктәп укучылары өчен Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында иң яхшы шигырь һәм рәсемнәр конкурсы бара.

Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турындагы иң яхшы шигырь һәм рәсемнәргә бәйге игълан ителде

Мәктәп укучылары өчен Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында иң яхшы шигырь һәм рәсемнәр конкурсы бара.

Бәйгедә җиңүчеләрне сентябрь аенда республиканың туристлык үзәкләренә экскурсиягә алып барачаклар. Моннан тыш аларның эшләре ачык һавада уздырылган күргәзмәдә урын алачак.

Конкурс шартлары турында безгә «Туристлык волонтерлары ассамблеясе» автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Юлия Бәширова сөйләде. Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Алардан эшләр аерым укучыдан түгел, коллектив, ягъни сыйныф белән кабул ителә. Һәр сыйныф иң күбе өч эш җибәрә ала.

– Укучылардан Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында татар яки рус телендә шигырь һәм рәсемнәр көтеп калабыз. Хәзер бәйгенең беренче этабы бара, конкурс 22 апрельдә игълан ителде. 9 сентябрьгә кадәр мәктәп укучыларыннан эшләр кабул итәбез. Аларны atv2014@inbox.ru электрон почтасына җибәрә аласыз. Конкурс эшләре сигез номинациядә карала.  Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән эшләрне аерып караячакбыз. Аларның номинацияләре төрле. Безгә килеп ирешкән иҗади эшләр «Instagram-биттә» (@Bolgar_Sviyazhsk) урнаштырылып, аларга тавыш биреп булачак. Нәтиҗәдә һәр номинациядән унар эш сайланып алына да икенче этапка уза. Икенче этап нибары өч көн – 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр бара. Аның буенча һәр номинациядән өчәр иң яхшы эшне сайлап алырга туры киләчәк. Җиңүчеләр исә 18 сентябрьдә игълан ителә, – дип сөйләде Юлия Бәширова.
Конкурста җиңүчеләр шул ук сентябрь аенда, кайсының нинди номинациядә җиңүенә карап, Болгар яки Зөягә экскурсиягә барачак. Экскурсия булган көнне аларның эшләрен ачык һавадагы күргәзмәдән күреп булачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading