16+

«Болгар радиосы» могҗиза күрергә чакыра!

29 март көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» гаҗәеп тамаша оештыра! Бу гади концерт кына түгел, бу – могҗиза, ди оештыручылар.

«Болгар радиосы» могҗиза күрергә чакыра!

29 март көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» гаҗәеп тамаша оештыра! Бу гади концерт кына түгел, бу – могҗиза, ди оештыручылар.

– Без тыңлаучыларыбыз белән радио эфиры аша гына түгел, ешрак күзгә-күз карап аралашырга да тырышабыз. «Болгар радиосы» концертлары шул максат белән оештырыла. Ләкин без тамашачыларны гади концертка гына чакырмыйбыз, аның һәрберсен онытылмаслык итеп оештырыр­га тырышабыз. Алдагы концертны да без «Могҗиза» дип атадык, чөнки җырның тууы – үзе бер могҗиза. Ә инде аны үтемле, тәэсирле итеп тамашачыга җиткерү тыңлаучыларыбызны, дөрес­тән дә, могҗизалы тамашада кебек хис итәргә этәрер дип уйлыйбыз. Әлеге концертта тамашачыны гаҗәеп утлы шоу, хит җырлар, көтелмәгән образ, ялкынлы күренешләр көтә. «Пирамида» сәхнәсендә хәтта боз да булачак! Тик барлык серләрне дә ачмыйбыз, үзегез килеп күрегез! – диде «Болгар радиосы» баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Әнвәр Нургалиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Рәфинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Рөстәм Закиров, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин, Рамил Шәрәпов, Закир Шаһбан, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, «Казан егетләре», Илнар Миранов, Лилия Хәйруллина, Булат Нигъмәтуллин, Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрибҗанова, Алмаз Әхмәтҗанов, Иркә (скрипка), «Экстрим» дуэты катнаша.
29 март көнне «Болгар радиосы» моңа кадәр булмаган тамаша күрер­гә чакыра! Башкалардан читтә калма, син дә күр! Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

ТНВның пиар бүлеге.
Реклама 6+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading