16+

Болгарда колбаса чыгара башлыйлар

Болгарда "Спасские колбасы" цехын сафка бастырганнар. Анда төрледән-төрле колбасалар, тефтелилар, ярымфабрикатлар һәм башка төрдәге ит ризыклары җитештереләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Цехта җиһазлар урнаштырылып беткән инде. Продукция җитештерүгә утызга якын кеше җәлеп ителәчәк.

Моннан тыш, Спас районында көнбагыш төшләрен эшкәртү эше дә җайга салынган, инде 800 тонна симәнкедән май алынган. Калдык-постыкны исә терлек азыгы итеп кулланалар.

Районда шулай ук 25 төрдәге макарон һәм икмәк эшләнмәләре җитештерелә торган цех гөрли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading