16+

Болгарларның исламны кабул итүләренә 1100-еллык уңаеннан 1100 данә Коръән бастырылды

Мөселман эшмәкәрләре болгарларның исламны кабул итүләренә 1100-еллык уңаеннан 1100 данә Коръән бастырды.

Мөселман эшмәкәрләре болгарларның исламны кабул итүләренә 1100-еллык уңаеннан 1100 данә Коръән бастырды.

Мөселман эшмәкәрләре болгарларның исламны кабул итүләренә 1100-еллык уңаеннан 1100 данә Коръән бастырды

Бүген, зөлкагъдә аеның 18нче көнендә (17нче июньдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган эшмәкәр, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов белән очрашты.

Мөхтәрәм кунак Татарстан мөселманнары башлыгына РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан махсус әзерләнгән Коръән басылып чыгу турында хәбәр итте. Санаулы данәдә – бары 1100 тираж белән чыккан Коръән басмасы юбилей уңаеннан ислам дине үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә, эшмәкәрләргә, хафизларга һ.б. бүләк итеп биреләчәк. Бүген Мүсхәфне беренчеләрдән булып Айдар Шаһимәрданов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм аның мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга тапшырды.

Юбилей тиражы РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы белән һәм мөфти хәзрәт катнашында дөнья күрде: ул мүсхәфне төзүче чит ил белгечләре белән сөйләшүләр алып барды һәм “Хозур” нәшриятына аны басмага әзерләү турында күрсәтмәләр бирде. Яңа Коръән басмасы эшмәкәрләрнең финанс ярдәмендә чыкты.  Басма “Расм Усмани” стандартына туры килә, каллиграфы – Хәмид Айтач. Китап Коръән бастыруда хәзерге заман таләпләрен искә алып, укучылар өчен уңайлы форматта һәм шрифтта, якты буяулар файдаланып югары сыйфатта дөнья күрде.

Коръән мүсхәфләрен бастырып чыгару башлангычының әһәмиятен, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов ассызыклап узды: “Бөек Коръән Китабы – ул Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Ул Пәйгамбәребез ﷺ аша безгә килгән могҗиза. Коръән – юл күрсәткечебез, без аны укып уйланырга, фикер йөртергә һәм гамәлләребезне дөресләргә тиешбез”.

Мөселман эшмәкәрләре болгарларның исламны кабул итүләренә 1100-еллык уңаеннан 1100 данә Коръән бастырды

Мөфти хәзрәт, Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылган проекты өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, әлеге хезмәтнең динебез юлында хезмәт итүче белгечләр әзерләүдә зур таяныч булачагына ышанычын белдерде. Китапның санаулы данәдә булу аның дәрәҗәсен, әһәмиятен күрсәтеп тора, дип яза Диния Нәзарәте. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading