16+

Борис Моисеевка сәламәтлек түгел, иҗади илһам теләгез, ә күчтәнәчкә помидор онытмагыз

Биш ел элек инсульт кичереп урын өстендә яткан Борис Моисеев, аякка басып, бу арада үзенең февральдә чыгачак дискын әзерләү белән мәшгуль икән.

Ярты гүәдәсе параличланып урын өстендә яткан артистның терелгәннән соң куйган концертларында тамашачылар арасында янына килеп сәламәтлек теләүчеләр күп икән: "Концерттан соң яныма килеп, тамашачылар миңа сәламәтлек теләгәч, үземне уңайсыз хис итәм. Миңа иҗади илһам теләсәгез яхшырак булыр иде," - дигән ул "StarHit"ка биргән интервьюсында.

Үзенә генә хас стиле, иҗаты булган Борис турында теләсә нинди имеш-мимешләр дә күп булды. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә аның бар да яхшы. 20 елдан артык җылы мөнәсәбәттә булып, һәрчак аралашып яшәүче Адель атлы ханым аның турында гел кайгыртып тора икән. Ә күчтәнәчкә килгән саен җырчы ярата торган Баку помидорлары алып килә, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading