26-30 августта XXIX Татар яшьләре көннәре узачак. «Борис Полевой» теплоходы 30 төбәктән 150гә якын делегатны үзенә көтә.
Төрле төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне үстерү һәм тарату, туган телгә, халкыбыз тарихына кызыксыну уяту максатыннан оештырылучы чараларның берсе ул. Бирегә яшь буын милли-мәдәни яктан үсү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә килә.
– Татар яшьләре көннәренә озакламый 30 ел тула. Яшьләрне берничә көнгә бер мохиттә туплап, аларга милли һәм актуаль, заманча технологияләрне өйрәтеп, үзләренең проектлары белән таныштыру мөмкинлекләре биреләчәк. Аннан алар үз төбәкләрендә моннан алып кайткан тәҗрибә белән дә уртаклаша ала, – дип сөйли Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов. – Бергә һәм бердәм булырга, сүздә генә түгел, уртак проектлар кысаларында да бергә эшләргә кирәк. Һәрберсе үз идеясе белән килә, таныштыра. Бу башка яшьләргә дә кызыклы булырга тиеш.
«Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сүзләренә караганда, катнашу өчен гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә.
– Үзбәкстаннан һәм Төркиядән гаризалар кабул иттек. Һәр катнашучы юллама белән бергә үз төбәгендә оештырыла торган бер проектны язып җибәрергә тиеш. Алдагы елларны Самара, Ульян, Тольятти, Болгар шәһәрләрендә булсак, бу юлы без Түбән Новгород, Ярославль, Кострома, Чабаксарда яшәүче татарларның да тормышын күреп кайтырга планлаштырабыз. Елдагыча, осталык класслары, проект-сессияләр дә булачак, – ди Ләйсән Сафина.
Яшьләрне туплау, бер дулкында булу өчен, Татар яшьләре көннәренең әһәмияте арта гына бара. Бигрәк тә чит төбәкләрдәге яшьләр өчен мондый аралашу, фикер алмашу мәйданчыгының кирәклеге бәхәссез. Шулай булмаса, килүчеләр саны елдан-ел артмас иде. «Алдагы елларда кечерәк делегацияләр белән килгән Кырым, Алтай, Ханты-Манси округыннан килүчеләр саны бермә-бер артты. Без моңа бик сөенәбез. Димәк, үз төбәкләрендә алар татар җанлы яшьләрне җыя алган, – ди Ләйсән Сафина.
Татар яшьләре көннәре күңел ачу мәйданчыгы гына түгел. Елдан-ел яшьләрнең татар телен белү дәрәҗәсе кими бара. «Бу – зур проблема. Моны бик яхшы аңлыйбыз һәм аларга татар телен укыту буенча методикалар тәкъдим итәбез. Татар яшьләре көннәре кысаларында да укытулар, якшәмбе мәктәпләре турында сөйләшүләр дә булачак», – ди оештыручылар. Татар теле укыту методикасы буенча дәресләрне филология фәннәре докторы Николай Максимов алып барачак. Татар яшьләре көннәренең программасында шулай ук тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр бирү дә каралган. Әлеге дәресләрне Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев һәм Луара Шакирҗанова, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин укытачак.
Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, фикер алышуларда катнашачак, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачак.
Татар яшьләренә багышланган матбугат конференциясендә Татар яшьләре көннәренең ветераннарын да искә алдылар. Проектның башланган көннәреннән санасак, беренче катнашучыларга бүген 45-55 яшь инде. Киләчәктә бәлки алар белән аралашу, хатирәләре белән уртаклашулары шулай ук кызыклы булыр иде. 21 ел элек Татар яшьләре көннәрендә катнашучы делегат буларак, аның күп нәрсәләргә өйрәтүен, кызыклы очрашуларын, Казанның үзенчәлекле урыннарына сәяхәтләрен әле дә сагынып искә алам. Мондый милли проектларның татар баласына, һичшиксез, йогынтысы зур булачагына шик юк.
Оештыручылар әйтүенчә, Татар яшьләре көннәренең эшчәнлеген өйрәнү өчен башка төбәкләрдән килүчеләр бүген дә бар. Шул ук вакытта Татарстаннан башлангыч алган күп кенә проектлар төбәкләрнең үзләрендә дә үткәрелә икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар