16+

Борыны сынган, баш мие селкенгән. Мөфтине нигә кыйнаганнар?

Мин машинадан чыктым, аны тынычландырмакчы булдым, ләкин сөйләшеп булмады, ул мине кыйнап ташлады...

Мин машинадан чыктым, аны тынычландырмакчы булдым, ләкин сөйләшеп булмады, ул мине кыйнап ташлады...

Волгоград өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Бата Кифах Мөхәммәдне юлдагы низаг вакытында кыйнаганнар. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Мөфти үзе РИА Новостига сөйләгәнчә, вакыйга дүшәмбе көнне Волжский шәһәрендә була. Ул җәяүлеләр йөри торган урында туктый, өлкән яшьтәге ир-ат юл аша чыкканнын көтеп тора.

"Анда боҗралы хәрәкәт шактый куркыныч, янымнан джип бара иде. Ул тизрәк чыгып китәргә ашыккан булса кирәк, ләкин минем аркада туктарга мәҗбүр булды. Ул миңа кычкыра, сүгенә тотынды. Мин туктарга сорадым, без икебез дә яшьләр түгел инде, ләкин ул гел туктамады. Мин машинадан чыктым, аны тынычландырмакчы булдым, ләкин сөйләшеп булмады, ул мине кыйнап ташлады һәм китеп барды", - ди мөфти.

Мөфти бу ир-атны фотога төшереп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Мөфтинең үзенең борыны сынган һәм баш мие селкенгән.

Юлда мөфти белән башка ир-ат арасында низаг турында белешмәне полициядә раслаганнар. Гариза килгән, аның буенча тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Хәбәр иткәнебезчә, киләсе елда Владимир Путин указы нигезендә Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading