16+

Боз астына киткән ике баланың берсен коткара алмаганнар

Җиде яшьлек кызны күршесе судан чыгарган, биш яшьлек малайга ярдәм итә алмаганнар.

Боз астына киткән ике баланың берсен коткара алмаганнар

Җиде яшьлек кызны күршесе судан чыгарган, биш яшьлек малайга ярдәм итә алмаганнар.

21 ноябрь көнне Пензада ике бала боз өстендә уйнап йөргәндә, боз ярылып, су астына киткән.

Балаларга ярдәмгә кызның күршесе килгән. Ул кыз баланы тартып чыгарган һәм вакыйга булган урынга килгән табиблар кулына тапшырган. Ә биш яшьлек малайның гомерен саклап кала алмаганнар. Аның гәүдәсен коткаручылар табып алган, дип яза “Правда ру” сайты. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X