16+

Боз астына төшеп киткән машинада 29 яшьлек хатын һәм 5 айлык бала батып үлгән

Сигез пассажир утырган «Шевроле-Нива» автомобиле белән 29 яшьлек ир-ат идарә итә.

Сигез пассажир утырган «Шевроле-Нива» автомобиле белән 29 яшьлек ир-ат идарә итә.

19 ноябрьдә Югра өлкәсенең Березовский районында сигез пассажир утырып бара торган машина боз астына төшеп киткән. Салондагы 29 яшьлек хатын һәм 5 айлык бала батып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Ханты-Манси автономияле округы — Югра өлкәсе буенча тикшерү идарәсе Ломбож авылында яшәүче 29 яшьлек ир-атка карата «Саксызлык аркасында ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, сигез пассажир утырган «Шевроле-Нива» автомобиле белән 29 яшьлек ир-ат идарә итә. Алар арасында өч бала һәм авырлы хатын була. Кичке якта бу машина Ломбовож авылыннан Сосьва бистәсенә таба юлга чыга.

Иртәнге дүрт тирәсендә Сосьва бистәсенә 12 км барасы калгач, машина йөртүче Ляпин елгасы аша боз өстеннән чыгарга карар кыла. Бу урында җиһазландырылган боз кичүе дә булмый. Ул пассажирларын машинадан төшереп тормый, ярга таба зур тизлектә хәрәкәт итә башлый.

Бер мизгелдә машина боз астына төшеп китә. 29 яшьлек авырлы хатын, 5 айлык бала һәлак була, 6 яшьлек кыз комага китә, аны хастаханәгә озаталар, 10 яшьлек бала, 33 һәм 38 яшьлек ике ир-ат, 32 яшьлек ике хатын-кыз, машинаны йөртүче үзе имгәнмәгән. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

«Вести» каналы мәгълүматы буенча, батып үлгән мәрхүмә хатынның тулгагы башлангач, машина йөртүче хастаханәгә ашыккан. Березовский районы башлыгы сүзләренчә, 29 яшьлек бу ир-атның машина йөртү өчен таныклыгы да булмаган, автомобиль теркәлмәгән, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, 29 яшьлек авырлы хатын мәетен судан чыгарганнар, ә биш айлык баланы әлегә кадәр тапмаганнар. Машинаны да судан чыгара алмаганнар әле.

Машинадагы тугыз кеше барысы да бер гаилә әгъзалары була: өч ир-ат, өч хатын-кыз, өч кыз бала — аларның кечесе биш айлык кыз. Алты яшьлек кыз өч көн реанимациядә комада була, хәзер аны табиблар комадан чыгарган, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading