16+

Боз кузгалды – “Татар китабы йорты” булачак

Кичә Милли музейның Гыйльми советы утырышында Татар әдәбияты тарихы музее җитәкчесе Альбина Әпсәләмова "Татар китабы йорты"ның концепциясен тәкъдим итте.

Кичә Милли музейның Гыйльми советы утырышында Татар әдәбияты тарихы музее җитәкчесе Альбина Әпсәләмова "Татар китабы йорты"ның концепциясен тәкъдим итте.

Островский урамы 15 нче йортта урнашкан әлеге бинада Шәриф Камал музее урнашкан. Бина ярым җимерек хәлдә булганга аны вакытлыча япканнар иде. Музейның экспонатларын да кайсын Тукай музеена, кайберләрен Милли музей фондына күчереп тордылар. Ниһаять, боз кузгалды кебек. Әлеге бинада - "Татар китабы йорты"нда Шәриф Камалның шәхси әйберләреннән күргәзмә, татар әдипләре турындагы, аларның әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны җыйнаган видеотека, аудиокитаплар фонотекасы һәм исеменнән аңлашылганча, татар китабы кибете дә урнашыр дип ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading