16+

Бүре дүрт кешегә һөҗүм иткән

Төнлә полиция 60 яшьлек ир-ат шалтыратып, үзенә бүре һөҗүм итүен хәбәр иткән. Бу хәл Башкортстанның Белорет районында булган, бүре ир-атның аягын тешләгән.

Төнлә полиция 60 яшьлек ир-ат шалтыратып, үзенә бүре һөҗүм итүен хәбәр иткән. Бу хәл Башкортстанның Белорет районында булган, бүре ир-атның аягын тешләгән.

Ул аңардан көчкә котылып, өенә кереп бикләнгән. Полиция ул күрсәткән адрес буенча баргач, бүренең тагын ике кешегә – 44 яшьлек хатын-кызга һәм аның танышына һөҗүм итүе билгеле булган. Хатын-кызны хастаханәгә озатканнар, аның күзенә зыян килгән, берничә урында сөяге сынган. Авылның бер урамында полиция бүренең үзенә тап булган. Бүре аңарга да ташланган, әмма полиция аңа атарга өлгергән, дип яза ria.ru.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading