16+

"Бүреләр" лидеры Элвин белән Фирдүс турында: "Аларның сәяси уеннары безгә караңгы"

Башкортстанның “Бүреләр” рок-төркеме лидеры Илшат Абдуллин Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасындагы низагка карата үз фикерен белдерде.

Башкортстанның “Бүреләр” рок-төркеме лидеры Илшат Абдуллин Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасындагы низагка карата үз фикерен белдерде.

“Әлбәттә, миңа бу күренеш бер дә ошамый. Аларның сәяси уеннары безгә караңгы. Альтернатив музыкантлар - без барыбыз да үзара дус. Кардәш халыклар тату яшәргә тиеш дип уйлыйм. Мин “Бүреләр” төркемендәге егетләрне милләте өчен түгел, ә яхшы кеше булганнары өчен яратам. Төркемдә татар, украина, мари һәм башка милләт вәкилләре бар. Мин генә башкорт. Безнең өчен музыканың милләте юк. Музыканың миссиясе – халыкларны берләштерү”, - диде Илшат Абдуллин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading