16+

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Тәбрис Яруллин билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура президиумы әгъзаларының беренче рәсми утырышы узды. Аны Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Президиум әгъзаларын ул башкарма комитетның яңа структурасы белән таныштырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура президиумы әгъзаларының беренче рәсми утырышы узды. Аны Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Президиум әгъзаларын ул башкарма комитетның яңа структурасы белән таныштырды.

Рәиснең беренче урынбасары Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров булса, калган урынбасарлар - Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина, Саратов өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Камил Әбләзов һәм Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфыйк Кәримов.

Президиум 15 кешедән тора. Алар кварталга бер тапкыр очрашып сөйләшәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның үзенең өч урынбасары бар, алар - Данис Шакиров, Марс Тукаев һәм Тәбрис Яруллин.

- Тәбрис Яруллинны урынбасар дәрәҗәсенә күтәрергә булдык. Татар яшьләре белән эшне актив алып барырга кирәк, алар безне алыштырасы буын, - дип әйтеп үтте Васил Шәйхразыев.

Ул үзенең чыгышында ике ай дәвамында Үзбәкстан, Казахстан, Алтай, Иркутск, Владивосток, Удмуртия, Сахалин, Самарада татар активистлары белән очрашуын, җирле хакимият белән булган проблемалар турында сөйләшүен, хәл итәсе мәсьәләләрне язып барып, аларны милли шураның комитетларына тапшырылуын сөйләде.
Сүз уңаеннан, Милли шура рәисе итеп Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында сайланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading