Шәхси шатлыгым юк, чөнки бу күмәк эш, ди яңадан рәис итеп сайланган Тәбрис Яруллин
Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында 50 кешелек идарә органы һәм форумның рәисе сайланды. Делегатлар бертавыштан диярлек (бер кеше битараф булды) 2012 нче елдан бирле форумга җитәкчелек иткән Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде.
Тәбрис
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән янә сайлануы уңаеннан хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Алдагы ике елга рәис итеп сайлануымнан шәхси шатлык юк, чөнки бу күмәк эш. Без зур команда белән эшлибез. Бу зур җаваплылык. Киләчәктә нинди яңалык кертә алабыз, нинди планнар корырга, нәрсә эшли алабыз - беренче уй шундый", - ди Тәбрис Яруллин.
Ул тавыш бирү вакытында бер кешенең битараф калуына да үз фикерен җиткерде. "51 процент риза булып, 49 процент кеше каршы булса да, мин моңа яхшы карар идем. Чөнки нормаль җәмгыятьтә көндәшлек, үз фикереңне белдерү - булырга тиешле күренеш", - диде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та фикерләре белән уртаклашты. "Тәбрис Яруллинның бертавыштан сайлануына мин бик шатмын. Тәбрис бөтен ягы белән дә әзерлекле, ул инде үсеп, өлгереп җитте. Аның үсеше - безнең күз алдында. Үзенең теләге дә зур, бу эш аңа бик ошый. Бар яктан килгән, ышанычлы лидер булу яшьләр хәрәкәтенең якты киләчәген билгели. Аңа Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән уңышлар телим. Яшьләр хәрәкәтенә һәрвакыт теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип белдерде Ринат Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар