16+

Бөтенроссия халык санын алуны сентябрьгә күчерделәр

РФ Хөкүмәте 2021 елның апреленнән сентябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүне күчерү турында карар кабул итте, бу вакытка илдә эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыклануы көтелә, дип хәбәр итте җомга көнне Росстат.

РФ Хөкүмәте 2021 елның апреленнән сентябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүне күчерү турында карар кабул итте, бу вакытка илдә эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыклануы көтелә, дип хәбәр итте җомга көнне Росстат.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелде.
"Халык санын алу вакытын бераз чигерергә һәм аны сентябрьдә уздырырга кирәк дигән карар кабул ителде. Төгәлрәк дата хөкүмәт карары белән билгеләнәчәк... Исәпкә алуның яңа датасының төп сәбәбе - эпидемиологик вәзгыять әлегә тотрыксыз. Әлбәттә, бу нисбәттән, күрсәткечләр буечна бераз яхшыру күзәтелә. Әмма шулай да без эпидемиологик ситуациянең алга таба ничек борылыш алуын белмибез. Биредә коллектив иммунитет формалашсын өчен вакцинация үткәрү мөһимлеген ассызыклыйсы килә", - дип сөйләде журналистларга Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.

Аның сүзләренчә, ай дәвамында хөкүмәтнең тиешле карары әзерләнәчәк.
Росстат хәбәрендә сентябрьгә илдә эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыклануы көтелә, дип билгеләп үтелә. "Шуңа бәйле рәвештә Бөтенроссия халык санын алуны имин чорда уздыру өчен 2021 елның сентябре кулайрак күзаллана", - диелгән хәбәрдә. Статистик ведомство аңлатканча, сентябрьдә ил территориясенең күпчелек өлешендә җанисәп алучылар эше өчен максималь уңайлы һава шартлары саклана, шулай ук сезонлы салкын авыруларның массакүләм таралуы күзәтелми.
Узган елның беренче октябрендә халык санын алу Россиянең ерак урнашкан, ярты миллионнан артык кеше яшәүче районнарында башланды. Смелов сүзләренчә, әлегә башка районнарда исәпкә алу туктатылган. Бу җирлекләрдә исәпкә алуны яңарту турында карар соңрак кабул ителәчәк.
Якынча әлеге исәпкә алулар 2022 ел башында бастырылачак һәм мәгълүмат җыелып, эшкәртелгән саен ел дәвамында бастырылачак. Исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре 2023 елда бастырылачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading