16+

"Бу безнең Илназ түгел!"

Казанда мәктәпкә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевның әтисенең апасы журналистлар белән аралашкан.

"Бу безнең Илназ түгел!"

Казанда мәктәпкә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевның әтисенең апасы журналистлар белән аралашкан.

Ул Илназны һәрвакыт тыныч һәм тәртипле егеткә исәпләвен белдергән. "Туганымның малайлары бик яхшы булды. Нәрсә булды бу? Без барыбыз да шок хәлендә. Илназ һәрвакыт компьютер артында утырды. Аның абыйсы чаңгы спорты белән кызыксына, баянда уйный. Әмма Илназ аның белән секцияләргә йөрмәде. Аңа компьютер белән телефоннар гына сатып алдылар. Яхшы укыды, тыныч булды", - ди хатын.

Илназның ата-анасы белән ул фаҗигагә кадәр берничә атна кала аралашкан. Галәвиевлар үзләрен һәрвакыттагыча тоткан, гаиләдәге проблемаларга зарланмаганнар. Өй туйларга җыенганнар.

"Без телевизордан аның "Әти-әнием юк!" дип кычкырганын ишетеп таң калдык... Алар бит аны шулкадәр яратты, теләгәнен сатып алды. Ул әллә нидер эчкән, яки аңа кемдер нидер әйткән, я компьютер гаепле, яки секта - әмма бу безнең Илназ түгел! Гаҗәп, аның бит беркайчан да бу кадәр кычкырганы юк иде..."

11 майда 19 яшьлек Илназ Галәвиев, Казанның 175нче гимназиясенә кереп, 9 кешене атып үтерде, шуларның җидесе - балалар.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading