16+

Бу продуктлар пенсионерлар һәм социаль яктан авыр хәлдә булганнар өчен бушлай булачак

Дәүләт Думасына сәүдә челтәрләрен һәм азык-төлек кибетләрен яраклылык срогы чыгып барган продуктлар өчен махсус киштәләр булдыруны таләп итә торган закон проектын кертергә планлаштыралар.

Дәүләт Думасына сәүдә челтәрләрен һәм азык-төлек кибетләрен яраклылык срогы чыгып барган продуктлар өчен махсус киштәләр булдыруны таләп итә торган закон проектын кертергә планлаштыралар.

Бу продуктлар пенсионерлар һәм социаль яктан авыр хәлдә булганнар өчен бушлай булачак, әмма моның өчен алар үзләренең статусын документлар белән расларга тиеш. "Гадел Россия – Хакыйкать өчен" фракциясе депутатлары тәкъдим иткән закон проекты буенча Дәүләт Думасында ритейлер белән очрашырга җыеналар. Ул арада “Комсомольская правда” күпме ризыкның ашалмыйча ыргытылуын өйрәнгән. 

Россиядә азык-төлек калдыклары күләме елына якынча 18 миллион тонна тәшкил итә ди. Әгәр боларның барысын да йөк машиналарына төясәк, алардан торган колонна Мәскәүдән Владивостокка кадәр һәм кирегә сузылачак.

“Азык-төлек калдыкларының шактый өлешен ашарга өлгермәгән ризык тәшкил итә, – дигән "Банк еды "Русь" хәйрия фонды вице-президенты һәм "Про фудшеринг" медиапроектының баш мөхәррире Анна Алиева-Хрусталева. – Экспертлар аның бәясен 1,6 триллион сум дип бәяли, моны дәүләтнең бер елга сәламәтлек саклауга тоткан чыгымнары белән чагыштырып була”.

Урта статистик Россия гаиләсе ел саен чүплеккә елына берничә дистә мең сум акча чыгара булып чыга. Шул ук вакытта Җир шарында яшәүчеләрнең 10 процентының даими ашарына юк. 

Алдагы саннар тагын да куркыныч: 2019 елны 2020 ел белән чагыштырсак, планетада ачлыктан интегүчеләрнең саны 20 миллионга арткан. Ә 2030 елга халыкның 8 проценты ачлыкның нәрсә икәнен белергә мөмкин.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading