16+

Бу ризыкларны суыткычта сакларга ЯРАМЫЙ!

Экзотик җиләк-җимешләр суыткычта тизрәк чери башлый

Бу ризыкларны суыткычта сакларга ЯРАМЫЙ!

Экзотик җиләк-җимешләр суыткычта тизрәк чери башлый

Груша белән алма салкында этилен бүлеп чыгара башлый. Бу башка ризыкларга начар тәэсир итә. 

Суыткычта банан тизрәк карала.

Кабак белән цуккини түбән температурада тизрәк чери, күгәрә башлый.

Зәйтүн маеның суыкта файдалы микроэлементлары юкка чыга.

Суыткычта сакланган бәрәҗңе шулай ук тизрәк чери. Шуңа да аны идән астында яки базда сакларга киңәш итәләр.

Суган суын югалта, шиңә башлый. 

Салкын һавадан бал да файдасын югалта. 

Сарымсак җылы ярата. 

Ипи суыткычтагы бөтен исләрне үзенә сеңдерәчәк, аңа ят тәм керә.  

Шоколад, печенье, вафлиларны да суткычта сакламау хәерлерәк. Шоколад суыкта ак ятмә, күгәрек белән каплана, печенье, вафлилар йомшара башлый.  

Йомырканы да суыткычның ишегендәге тартмаларда сакларга киңәш итмиләр. Бу суыткычның иң җылы урыны. Биредә йомырка тизрәк бозыла. Җылыда сальмонеллез авыруы таралу куркынычы да зур.   

фото - edimdoma.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading