16+

Буа пенсионеры мошенникларга 200 мең сум акча биргән

71 яшьлек пенсионер полициягә 24 нче августта мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, 15 нче августта аңа билгесез кешеләр шалтыратып, зур күләмдә акча отуы турында хәбәр иткән.

71 яшьлек пенсионер полициягә 24 нче августта мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, 15 нче августта аңа билгесез кешеләр шалтыратып, зур күләмдә акча отуы турында хәбәр иткән.

Әмма аны алу өчен 180 мең сум күләмендә салым түләргә кирәклеге турында да аңлатканнар. Беркатлы пенсионер хатын аферистларның барлык таләпләрен дә үти, ләкин акча алу бәхетенә ирешми. Мошенниклар элемтәгә чыкмый башлагач, пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган, мошенникларның номерлары Мәскәүдә теркәлгәне ачыкланган.

Фото: gtrk-saratov.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading