16+

Буа тагын шаккаттыра!

11 – 20 май көннәрендә “Буа: диалоглар киңлеге” III халыкара милли театрлар фестивале узачак. Чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән театрлар Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы сәхнәләрендә спектакль күрсәтәчәк.

Буа тагын шаккаттыра!

11 – 20 май көннәрендә “Буа: диалоглар киңлеге” III халыкара милли театрлар фестивале узачак. Чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән театрлар Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы сәхнәләрендә спектакль күрсәтәчәк.

Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев сүзләренчә, быелгы чара сан һәм сыйфат ягыннан аерылып торачак.

    

- Быел безгә 29 коллектив киләчәк, барлыгы 600гә якын кеше. Илләр дә күптөрле – Төркия, Иран, Эстония, Молдовия, Украина, Сербия, Казахстан. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда бермә-бер артык сан. Шуңа да быел спектакльләрне якын-тирәдәге алты район мәйданчыгында күрсәтәчәкбез, - ди Раил Садриев.

Быел беренче тапкыр фестивальдә республиканың әйдәп баручы халык театрлары да катнашачак. Алар спектакльләрен төп программадан тыш күрсәтәчәк.

- Үзебез халык театрларыннан чыккан кеше буларак, аларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирдек. Алар өчен халыкара дәрәҗәдәге диплом алу, театр фестивалендә кайнау зур сөенеч, - ди Раил Садриев.

Театр белгече, фестивальнең программа белгече Нияз Игъламов сүзләренчә, хәзер Буа театрын Россиядә белмәгән театр әһеле юк хәзер.

- Авиньон да тугач та танылып китмәгән. 30 елларда барлыкка килсә дә, 60-70 елларда гына гөрләп торган фестивальгә әверелә. Буа театры да тора-бара шулай популярлык казаныр дип уйлыйбыз. Театр сәнгате кыска дистанция түгел – ул марафон. Бер ел эчендә генә бернигә дә ирешеп булмый. Без беренче чиратта тамашачыбыз һәм Буа театры турында уйларга тиеш. Халылкыбызга төрле театрларны, төрле жанырларны күрсәтәсебез килә, - ди Нияз Игъламов.

Шулай ук халыкара фестиваль кысаларында 18-19 май көннәрендә Россия театр директорылары белән түгәрәк өстәл оештырыла. Биредә кече шәһәрләр театрлары турында сөйләшү булачак.

Узган елны Буа фестивальгә Россиянең халык артисты Сергей Безруковны кабул итеп шаккаттырган иде. Быел «йолдыз»ларыннан “Райкин» эстрада театры актеры Юрий Гальцев (Санкт-Петербург) киләчәк. Россия Армиясенең үзәк академия театры (Мәскәү) да ике спектакль күрсәтә.   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading