16+

Булат Мусин хастаханәгә эләккән?

Рәсми мәгълүматлар буенча, узган ял көннәрендә узган Сабантуйлардан соң Республика клиник хастаханәсенә җәрәхәт алган ике кешене китергәннәр.

Рәсми мәгълүматлар буенча, узган ял көннәрендә узган Сабантуйлардан соң Республика клиник хастаханәсенә җәрәхәт алган ике кешене китергәннәр.

Шуларның берсе көрәшче, диләр. Рәсми хәбәрдә 33 яшьлек Казан кешесенең Әтнә Сабан туенда җәрәхәт алуы турында әйтелә. Республиканың бер мәгълүмат чарасы сторисларында бу хәбәрне биргән. Көрәшче Булат Мусин да аны үз сторисына куйган. Әлбәттә, синме әллә дигән сорау туды.

- Әйе, фотода мин. Ләкин хәбәрдә сүз минем турыда бармый, - диде безгә Булат. - Үземә дә иптәш малай көлеп, "Син ватасыңмы әллә?" дип җибәрде. Кыскасы, рәсемдә ул түгел. Без дә белә алмадык әле кем икәнен. Кем генә булса да, без ул көрәшчегә исән-сау терелергә һәм киләчәктә дә көрәшергә, җиңүләр яуларга дигән теләктә калабыз.

Булат исә шуңа бәйле яшь чагындагы бер хатирә белән уртаклашты. "Исемдә авылда Сабантуйдан соң янтык баганада балалар уйный. Җыйнаулашып, кем нәрсә эшли, асылыналар шуңа. Шул багана шартлап сынды да, берсе аста калды. Әле дә күз алдыма шул. Больницада үлде барыбер ул. Шуннан соң ел саен уен бетүгә багананы кисә башладылар", дип искә алды ул авылларындагы бер фаҗига турында. Аллаһ сакласын!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading