Ялларда Татарстанда җилнең көчәюе һәм юеш кар явуы көтелә.
Киләсе атна башында явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -18°га кадәр төшәчәк.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә төнлә урыны белән юеш кар явачак. Минималь температура -2°. 1° тәшкил итәчәк. "Көндез безнең төбәк чираттагы циклон йогынтысында калачак. Атмосфера фронтларын үткәндә, юеш кар явуы, җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәюе һәм температураның 0°га күтәрелүе фаразлана". - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Якшәмбе, 5 декабрьдә кар явачак, аерым районнарда буран чыгарга мөмкин. Тәүлек дәвамында температура 0°.-5° тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар