16+

Буранда адашкан баланы әтисенә кире бирәчәкләрме?

Яшел Үзән шәһәрендә исерек әтисеннән китеп әбисе янына барырга чыккан җирдән, тимер юлларында адашып, буранда өшегән 9 яшьлек Егор турында язган идек. Бу вакыйгалардан соң, Татарстанның Бала хокуклары буенча Вәкәләтле вәкиле Гүзәл Удачина гаилә, аларның яшәү шартлары белән танышу өчен үзе Яшел Үзәнгә барган иде. Ачыкланганча, бала әтисе белән генә...

Яшел Үзән шәһәрендә исерек әтисеннән китеп әбисе янына барырга чыккан җирдән, тимер юлларында адашып, буранда өшегән 9 яшьлек Егор турында язган идек. Бу вакыйгалардан соң, Татарстанның Бала хокуклары буенча Вәкәләтле вәкиле Гүзәл Удачина гаилә, аларның яшәү шартлары белән танышу өчен үзе Яшел Үзәнгә барган иде. Ачыкланганча, бала әтисе белән генә яши, әниләре вафат булган, бала югалган көнне әти кеше, башка туганнары да малайның әбисе янына киткәнен белми калганнар. Хәзер Егор Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Гүзәл Удачина исә, гаилә начар хәлдә яшәми, исәптә тормый, хәзер алар белән социаль яклау хезмәткәрләре ныклап эшләргә тиеш дип уйлыйм. Баланы әтисеннән аерырга җитди сәбәпләр күрмим. Шулай да әлегә мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән, ди. Ә менә баланы тимер юлында күреп калып, полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән поезд машинисты Антон Ветлугинны ярдәме өчен бүләкләү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading