16+

Бурычың булса, чит ил паспортыңнан колак кагасың!

Закон проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе Эчке эшләр министрлыгының бурычлылардан чит ил паспортларын алу рөхсәт ителүне тәкъдим иткән закон проектын хуплады.

Закон проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе Эчке эшләр министрлыгының бурычлылардан чит ил паспортларын алу рөхсәт ителүне тәкъдим иткән закон проектын хуплады.

Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев хәбәр итте.

Груздев сүзләренчә, закон проекты нинди дә булса сәбәпләр аркасында чит илгә чыгу чикләнгән гражданнардан, әйтик, суд карарларын үтәмәү аркасында, чит ил паспортларын алу мөмкинлеген күздә тота. Алынган паспортлар аларны биргән органга тапшырылачак.

«Башка сүзләр белән әйткәндә, бурычлы кеше үз бурычларын үтәгәннән соң миграция хезмәтеннән паспортын ала алачак», — дип өстәде Груздев.

Закон проекты, шулай ук, чит илгә баруны тыйган барлык органнарны бу хакта көн дәвамында, шәхсән имза куеп яки электрон почта аша бурычлы кешегә хәбәр итәргә мәҗбүр итәчәк. «Бурычлы кешегә чит илгә чыга алмаячагы билгеләнгән очракта, аңа тиешле карарның күчермәсе җибәрелергә тиеш», — диде юрист. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading