17 май көнне Казанда конфедерация Кубогы алдыннан тест режимында футбол матчы узачак. "Казан-Арена" стадионында "Рубин" белән ЦСКА уенын бушлай карап булачак. Моның өчен бары җанатар паспортын гына алырга кирәк. Аны ничек алу турында Татарстанның Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
Скопировать ссылку

- Матчны тест режимында уздырып карау мөһим. Бу стадион эшчәнлеген, хезмәткәрләрне, уенчыларны, куркынычсызлык кагыйдәләрен сынап карау өчен дә эшләнә. Шуңа да "Казан- Арена"га мөмкин кадәр күбрәк кеше килсә яхшы булыр иде, - ди Владимир Леонов. Тест матчына алынган паспорт белән конфедерация Кубогының башка уеннарына да кереп булачак. Дөрес, аларына билет алу кирәк булачак. Билетларның 50 проценты инде сатылып беткән. Иң популяр матч булып Россия-Мексика уены санала икән. Тест режимындагы матчка килергә 20 меңнән артык җанатар теләк белдергән.
Комментарийлар